Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет» мәдрәсәсендә «оста ханбикәләр»,- дип аталган тарихи-кулинар шоу булып узды

8b0a6d472cfd86c62f0a3daed34907ed_940x370x1

Бүген Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет» мәдрәсәсендә «оста ханбикәләр»,- дип аталган тарихи-кулинар шоу булып узды. Әлеге зур, мәртәбәле чараны мәдрәсәнең кичке бүлегендә гыйлем алучы талибәләр оештырды. Мәҗлес алдыннан килгән кунакларны мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли һәм мәдрәсә мөгаллиме, татар теле, тарих һәм әдәбият укытучысы, Хаҗиев Ринал Исмәгыйл улы сәламләделәр.

Иң элек, килгән кунаклар игътибарына Болгар дәүләте тарихына багышланган видео-язма тәкъдим ителде.

Чараның төп өлешендә татар халкында электән яратып пешерелгән тәм-томнар, хатын-кызларның киенү рәвешләре күрсәтелде, мәкаләләр сөйләнде. Ахырда чәй мәҗлесе оештырылды.

 

Магариф РТ